Әй Раббым Аллаһ! Безгә байлык бирсәң, шуның белән бергә сөенечен дә бир, чөнки байлык булып, сөенеч булмаса, аның кадере юк. Безгә хәерле бәрәкәт ишекләрен ач! Көч бирсәң, акыл һәм хикмәт тә бир, чөнки көч булып, акыл-хикмәт булмаса, ул хәсрәттән башка бернәрсә бирмәс! Дәрәҗә бирсәң, түбәнчелек тә бир, чөнки түбәнчелексез дәрәҗә үкенечкә алып килә. Матурлык бирсәң, оят та бир, чөнки оятсыз матурлык хурлыкка алып килә. Сынау һәм авырлык бирсәң, сабырлык та бир, чөнки сабырлыксыз сынауны үтеп булмый. Иман бирсәң, ныклык та бир, чөнки нык булмаган иман дөньяда һәм ахирәттә коткармый. Йә Раббым! Тәүфигымны киңрәк ач, күңелемә рәхмәт орлыгыңны чәч, күңел көзгесен сафландырып тор, бөтен мөшкел эшемне тиз хәл кылып тор. Ягымлы кыл телемне, ишеткән һәр колак шатлыкта булсын. Сүзләремнең мәгънәсен югары кыл, авырлыктан котылдырсын шушы тел. Миңа юмарт бул, Аллаһ, ярдәмеңдә, уят мине гафиллек хәлләремдә. Бәхетле ит яшәвемне үземнең. Арттыр хәерле гыйлемне, җиңеләйт гыйлем алуымны. Син биргән нигъмәтләргә гыйлемем сәбәпле шөкер итә белсәм иде. Укуым һәм гыйлем алуым сәбәбеннән тышым һәм эчем нурлансын һәм беркадәр булса да наданлыгым кимесен, белгәннәремне башкаларга өйрәтеп, Ислам шәригатенә хезмәт итү насыйп булсын. Аллаһ Тәгалә риза булган игътикад һәм гамәлләр белән дөньядан үтеп, Расүл Әкрам шәфәгатенә лаек булсам иде! Әмин! 🤲🏻

Теги других блогов: Ислам Дуа Религия